«Тәтеш балкышы» үзәгендә көндезге төркем уңышлы эшләп килә

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

5 апрель көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Һәркемгә бер дөнья» программасы кысаларында көндезге төркемдә чираттагы дәрес узды. Яшьләр төрле техникаларда иҗади эшләр башкардылар: энкаустика (балавыз белән рәсем ясау), пирография (агачны яндырып рәсем ясау), крючок белән бәйләү.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, дәресләрне үткәргәндә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучыларга индивидуаль-дифференциацияләнгән алым кулланалар. Әлеге категория гражданнар белән эшләү катлаулы, әмма шул ук вакытта кызыклы да. Мондый кешеләрдә потенциалны ачу һәрвакытта да җиңел булмый, чөнки еш кына бу кешеләр ябык бит. Кешегә якын килә алганда, кызыклы һәм иҗади шәхесне күрергә мөмкин. Шул ук вакытта иҗат белән шөгыльләнү бик күп уңай хис-тойгылар бүләк итә. Беренче чиратта, тынычланырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International