Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Син булдырасың!» программасы кысаларында эш дәвам итә. Ул интеллект бозылулары булган 18-40 яшьлек инвалидларны социальләштерүгә юнәлдерелгән.
5 апрель көнне көндезге тору төркемендә чираттагы очрашу узды. Ольга Бывальцева һәм Наталия Кудряшова гаилә белән эшләү буенча белгечләр традицион булмаган рәсем ясау техникасы – мамык таякчыклары белән рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Иҗади процесс чарада катнашучыларга шатлык алып килде. Алар пөхтә эшләргә тырыштылар һәм белгечләр киңәшләренә колак салдылар. Дәрес иҗади потенциалны, фантазияне, кулларның вак моторикасын үстерергә, шулай ук игътибар һәм тырышлык белән шөгыльләнергә ярдәм итте.
Рәсем ясаганнан соң психолог Евгения Бочкарева социаль хезмәтләр алучылар белән «Фребель бүләкләре» уен җыелмасыннан файдаланып күнегүләр үткәрде. Тәнәфесләрдә физкультминуткалар һәм бармак гимнастикасы үткәрелде.
Иҗади очрашу «Бу нинди көй» уены белән тәмамланды.