«Шатлык» үзәге карамагындагылар социаль пакет кысаларында социаль-тернәкләндерү хезмәтләре алалар

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2021 елның 15 июненнән өйдә социаль хезмәт алучылар өчен социаль пакет кысаларында хезмәт күрсәтү каралган. Бу «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Социаль пакет структурасына, социаль-көнкүреш хезмәтләреннән тыш, социаль-медицина һәм социаль-тернәкләндерү чаралары да кертелгән. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен социаль-тернәкләндерү чараларын уздыру барлык дәрәҗәдәге социаль пакетның мәҗбүри өлеше булып тора. Һәм бу очраклы түгел. Нәкъ менә тернәкләндерү чаралары организмның функцияләрен һәм мөмкинлекләрен, эмоциональ фонны коррекцияләү һәм актив тормыш позициясен торгызырга ярдәм итә. Моңа төрле тернәкләндерү методикаларын куллану юлы белән ирешергә мөмкин: мускулларның тонусын һәм буыннарның сыгылмалыгын саклап, аларның атрофиясен булдырмый торган дәвалау гимнастикасы аша; өлкән яшьтәге кешегә көндәлек тормышта кирәк булган хәрәкәтләнү күнекмәләренә өйрәтүче эрготерапия элементлары; массаж һәм үз-үзеңә массаж ясау; эмоциональ фонны һәм үз-үзеңне төзәтүгә юнәлдерелгән психологик тернәкләндерү.

2021 елның өченче кварталында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә белем алдылар, анда тернәкләндерү чараларын үткәрүгә дә зур игътибар бирелде. Бу һәр социаль хезмәткәр социаль-тернәкләндерү чараларын ничек төрлеләндерергә, социаль хезмәт алучыларда көченнән килгәнчә физик культура белән шөгыльләнүгә кызыксыну уятырга һәм шул рәвешле физик активлык чорын озайтырга кирәклеген белсен өчен эшләнгән.

Өлкән яшьтәге кешеләр арасында иң популяр шөгыльләр булып массажлы туп һәм су-джок җыелмаларын кулланып күнегүләр тора. Логик уенчыклар да аларда зур кызыксыну уята. Күптәннән ятып торучы кешеләр өчен ходунки белән йөрүләр аеруча әһәмиятле. Кемдер өчен тәрәзә янына барып җитү – зур батырлык.

Тәрәзә янында ял иткән вакытта социаль хезмәткәрләр хезмәтләр алучыларны сөйләштерергә тырышалар: тәрәзәдән күренгән пейзаж, элек кышлар нинди булган һ.б. темалар буенча. Өлкән яшьтәге кешеләр иске фоторәсемнәрне карап, яшьлекләрен, якыннарын искә алырга, аларның язмышы турында сөйләргә тырыша. Хезмәт алучылар, бигрәк тә хатын-кызлар соравы буенча, социаль хезмәткәрләр кулинария терапиясен оештыралар, бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Өлкәннәр үзләре генә яраткан эшләре белән шөгыльләнә алмый. Ә ярдәмче булганда бик теләп эшкә керешәләр. Социаль хезмәт алучыларга төрле истәлекле даталарга багышланган видеороликлар карау, алар турында тематик әңгәмәләр кору ошый.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен үткәрелә торган социаль-тернәкләндерү чаралары тернәкләнүчеләрнең үз ресурсларын активлаштыруга юнәлдерелгән. Тернәкләндерү аларны актив тормыш рәвешенә кайтарырга мөмкинлек бирә. Мондый чараларны үткәрү нәтиҗәсе булып өлешчә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм бәйсезлек сәләтен торгызу, психологик халәтне яхшырту һәм уңай хисләрне кайтару тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International