ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2017 ел
дүшәмбе

"Маркетинг визиты" чаралар циклы кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Гидромонтаж" Проект-төзелеш фирмасы ҖЧҖенә барды.

 

2016-2017 елларда "Роналд Макдоналд Йорты" Хәйрия фонды Мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшләүче социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре белән дәресләр циклы үткәрде.

 

 

Узган атнада Яр Чаллы шәһәрендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узган. Чарада 18 предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты, алар арасында "Центр Эстетической Стоматологии" ҖЧҖ, "Сервисная компания РариТЭК" ҖЧҖ, "Камастройиндустрия" ҖЧҖ, "Кировец-сервис" ААҖ, "Мегафон ритейл" ҖЧҖ, "Агроторг" һәм башкалар булды.

 

 

Узган җомга көнне, 26 майда Әлмәт районында “Эшкә яраклы яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыру” темасына халыкны эш белән тәэмин итүдә ярдәм итү буенча Координацион комитетының чираттагы утырышы узды.

 

 

Бүген, 29 май көнне Бөгелмәдә Газинур Гафиятуллин урамында "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Өлкән җәяүле" акциясе үткәрде.

 

 

Бүген “Шатлык”приютында нәниләр төркеме белән “төшенчә зурлыгы” дигән темага дәрес үткәрелде.

 

"Син" һәм "Сез" аралашуда" шөгыльләнү циклы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Ольга Тугашова “Коллективта мөнәсәбәтләр” темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада катнашучылар арасында социаль адаптациядә авырлыклар кичергән 8-11 яшьлек балалар булды.

 

 

"Куркынычсыз юл" программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлтелгән уеннар үткәрелә.

 

 

Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә тозлы камырдан әйберләр ясау буенча дәрес узды. Психолог Равия Хәйретдинова һәм балигъ булмаганнар тестопластика дөньясы белән танышты.

 

 

«Шатлык» приютында Тимофеева И.А. җитәкчелегендә кече яшьтәге балалар белән “Сезнең хокукларыгыз” дигән чара узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International