Бүген, 29 май көнне Бөгелмәдә Газинур Гафиятуллин урамында "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Өлкән җәяүле" акциясе үткәрде.
Акцияне оештыручылар һәм җәлеп ителгән студент-волонтерлар өлкәннәргә юлларда саклык чаралары турында сөйләде, мәгълүмати белешмәлекләр өләште.