"Маркетинг визиты" чаралар циклы кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Гидромонтаж" Проект-төзелеш фирмасы ҖЧҖенә барды.
Чараның максаты булып предприятие хезмәткәрләренә эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, эш бирүчеләрнең хокуклары, хезмәт базарындагы вәзгыять, "Россиядә эш" порталының мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү торды.
Очрашуда катнашучылар шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү, мөмкинлекләре чикле гражданнарны һәм балигъ булмаганнарны укудан буш вакытларында эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.