"Син" һәм "Сез" аралашуда" шөгыльләнү циклы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Ольга Тугашова “Коллективта мөнәсәбәтләр” темасына төркемле дәрес үткәрде. Чарада катнашучылар арасында социаль адаптациядә авырлыклар кичергән 8-11 яшьлек балалар булды.
Дәрес бер-берең белән танышудан башланып китте. Танышудан соң, балаларга “Сезгә кем белән күңелле аралашырга һәм ни өчен?" дигән сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да үз фикерен җиткерде һәм андый кеше күңелле, ярдәмгә килергә әзер булырга тиешлеген билгеләп үтте.
Алга таба алынган белемнәрне беркетү өчен балалар "Без синең белән охшаш", "Сукыр паровозик" уеннарында катнашты.