"Куркынычсыз юл" программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлтелгән уеннар үткәрелә.
Күңелле эстафеталарда катнашып, балалар кыюлык һәм игътибар була белүен дәлилләде. Конкурсларда юл билгеләре, велосипед транспорты, светофор һәм башкалар белән танышты.