Мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшләүче социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләренең дәресләр циклы тәмамланды

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

2016-2017 елларда "Роналд Макдоналд Йорты" Хәйрия фонды Мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшләүче социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре белән дәресләр циклы үткәрде.

Семинарларда белгечләрне методик яктан тәэмин итү, мөмкинлекләре чикле балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү нәтиҗәлелеген мониторинглауныы планлаштыру, адаптив физик культура мохитен оештыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

2017 елның 26 маенда түгәрәк өстәл узды. Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге "Роналд Макдоналд Йорты" Хәйрия фонды җитәкчелегенә рәхмәт хатлары тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International