ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

"Көчләүләрсез балачак" дип исемләнгән Республика программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельянова чара оештырды. Әлеге чарада социаль яраклашуга мохтаҗ булган 8-10 яшлек бала катнашты. 

“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аксубай районының "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәтләр алучылар өчен сәфәр оештырды. 

Бүген Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кунакта ТР Дәүләт советы депутаты, учреждениенең Попечительләр советы әгъзасы Рифнур Сөләйманов булып кайтты.

Статистик мәгълүматларга караганда, 1 нче августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15112 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 182 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе исә 0,73% күрсәткечендә саклана.

27 нче июльдән алып 2 нче августка кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 86 кеше моңа кадәр  азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.  Шулай ук, эштән китүче 81 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.

2016 нчы елның 2нче августына Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1907 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 33 кешегә кимрәк.

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр май заводында экскурсиядә булып кайтты.

Шушы көннәрдә Сабаның "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ольга Ибраһимова ирак халыгы корбаннарын искә алуга багышланган тематик чара үткәрде. 

Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру максаты белән күчмә чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International