Азлап һәм күпләп сату өлкәсендә хезмәт куйган 86 татарстанлы эшсез дип танылды

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

27 нче июльдән алып 2 нче августка кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 86 кеше моңа кадәр  азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.  Шулай ук, эштән китүче 81 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 24, транспорт һәм элемтә – 24, мәгариф өлкәсе – 22, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 22, дәүләт идарәсе – 21, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 19, икътисад эшчәнлеге – 16, төзелеш – 15, сәламәтлек саклау – 13, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 9, файдалы казылмалар табу – 8, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 5. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International