Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакансияләр тәкъдим итте

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру максаты белән күчмә чара үткәрделәр.

Очрашуда катнашучыларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дәүләт хезмәте күрсәтүенең тәртибе, вакансияләр банкы турында сөйләнде.

Шулай ук биредә катнашучы гражданнарны эшкә урнашу турында яңа программа белән таныштырдылар. Мобиль офис хезмәте белән 15 кеше кулланды. Шуларның 9сы "Алабуга УкупрПласт" җәмгыятенә эшкә урнашу теләген белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International