Статистик мәгълүматларга караганда, 1 нче августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15112 эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 182 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе исә 0,73% күрсәткечендә саклана.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34681 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3670 эш урыны ачык дип белдергәннәр.
Хисап атнасы барышында исә 586 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 255 е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 28 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.