Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Аксубайның "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр май заводында экскурсиядә булып кайтты.
Балалар сөт эшкәртү цехында булды, сыр һәм сөт продукциясен ясау процессын күзәтте. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр әзер продукциянең тәмен татып карады.