Аксубай районының "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәтләр алучылар өчен Иске Илдирәк авылы социаль көнкүреш музеена сәфәр оештырды.
Әлеге чара "Социаль туризм" программасы кысаларында узды. Биредә 11 кеше катнашты.