Бүген ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында республика законының 1 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде.
28 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый төбәк оешмасы республика Советы Пленумы узачак. Чараның рәсми өлеше алдыннан концерт программасы көтелә. Анда “Балкыш” ветераннар арасында үзешчән башкаручылар республика фестивале лауреатлары чыгыш ясаячак. Республиканың ветеран оешмалары торышы турында фильм да күрсәтеләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт советының дүртенче утырышы булып узды. Президиум тарафыннан парламентарийлар хозурына тәкъдим ителгән сораулар арасында “27-5 номерлы “Татарстан Республикасында гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым сорауларны тәртипкә салу турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында” да сорау бар иде. Әлеге закон проекты депутатлар тарафыннан икенче һәм өченче укылышта каралды һәм кабул ителде.
9 нчы декабрьдән 12 нче декабрьгә чаклы Мәскәүдә XVIII нче “Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау-2014” Халыкара махсус күргәзмәсе була. Күргәзмәне Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм “Шәхси саклану чаралары эшләүчеләр һәм тәэмин итеп торучылар” оешмасы үткәрә.