ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Балтач районы социаль яклау бүлеге һәм “Наз” комплекслы үзәге  тарафыннан Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә һәм Чепья авылында районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән түгәрәк өстәлләр уздырылган. 

“Наркотикларсыз тормыш” наркотикларга каршы республика акциясе кысаларында Биектау районы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Синең тормыш рәвешең – үрнәк” дигән коллажлар конкурсы уздырылган. Чараның максаты балалар һәм яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт булган.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Ак лента – без көч куллануга каршы” дигән акция оештырганнар. Бу көнне волонтерлар белән бергә урамда узып баручыларга буклетлар, ышаныч телефоны язылган визиткалар һәм акция символы – ак тасмалар таратканнар.  
Кукмара “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә концерт оештырылган. 
Шушы көннәрдә һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында “Асылташ” үзәге карамагындагы балаларны Яр Чаллыдагы Тантаналар сараена экскурсиягә алып барганнар.

Түбән Каманың “Балкыш”  социаль тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар шушы көннәрдә Кояшлы аланда урнашкан бау паркына барганнар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International