Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю пунктына маскировка челтәрләре, мендәрләр тапшырды.
Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар катлаулы үрү, тегү процессын үзләштерделәр.
«Интернат-йортка эләгүчеләр тормышны һәм кешеләрнең катнашуын бигрәк тә кадерли. Безнең тәрбияләнүчеләр сугышчылар өчен барысын да яратып, әни җылысы белән эшлиләр», – дип сөйли гуманитар ярдәм җыю үзәге кураторы, район ветераннар советы рәисе Римма Троицкая.
Якындагы планнарда – яңа челтәрләр һәм мендәрләр әзерләү.