«Георгий тасмасы» акциясе кысаларында 21 апрельдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалид яшьләр патриотик танып-белү чарасында катнашты.
Дәрес психолог Алена Филаретова җитәкчелегендә нейрогимнастикадан башланды. Аннары гаилә белән эшләү буенча белгеч Инзилә Шакирова тарихка чумдырды. Үткәндәге мөһим вакыйгалар турында фильм караганнан соң, ул Георгий тасмасының килеп чыгышы, аны куллану кагыйдәләре турында сөйләде.
Көннең кульминациясе мастер-класс булды, анда һәркем үз куллары белән брошь ясады.