22 апрельдә Чистай авыл хуҗалыгы техникумы базасында Мөмкинлекләр фестивале узды. Чара «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында уздырыла.
Фестивальдә 209 кеше катнашты, шул исәптән 82 конкурсант һәм 9 эксперт. Катнашучылар арасында – 8 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм мәгариф оешмалары вәкилләре.
Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин чыгыш ясады.
Чара программасында 11 компетенция буенча биремнәр бар иде. Фестивальдә катнашу конкурсантларга үзләренең күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә, бу аларны социальләштерү һәм җайлаштыру өчен мөһим.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да сертификатлар һәм кызыксындыру призлары алды.