Алабуга пенсионерлары өчен экология Дәресе үткәрделәр

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Көзге игелек атнасы кысаларында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында экологик белемнәр Көненә багышланган әдәби-музыкаль сәгать узды.

Хезмәткәрләре белән берлектә, үзәк район китапханәсе белгечләре интернат-йортта өлкәннәргә экологик проблемалар турында сөйләде.

Очрашу ахырында китапханә хезмәткәрләре интернатта яшәүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International