Бөгелмә "Радуга" үзәгендәге "Куркынычсыз балачак" рәсемнәр конкурсы узды

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә психологлар Ольга Колганова һәм Равия Хәйретдинова "Куркынычсыз балачак" дигән рәсемнәр конкурсы үткәрде.

Максаты- балаларның игътибарын юлларда, өйдә, урманда, гадәттән тыш хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләренә җәлеп итү.

Чара барышында балалар үз белемнәре белән уртаклашты, аларны рәсем аша сурәтләргә тырышты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International