25 сентябрь һәм 2 октябрьдә республикада "Көзге мәрхәмәтлек – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе узды. Чистай "Юлдаш" интернат-йорты да әлеге чарада актив катнашты.
25 сентябрь көнне игелекле эшләр эстафетасы старт алды. Бу көнне учреждение белгечләре өлкәннәр һәм инвалидлар арасында "Шәфкатьлелек Сәгате" үткәрде.
26 сентябрьдә "Без бергә!", "Бердәм Татарстан". Чистай епархиясе иерее Никол белән очрашу узды.
27 сентябрьдә Бөтендөнья туризм көне. Юлдашлылар Кремль һәм Бауман урамында булдылар.
Шунысын да әйтергә кирәк, ел саен "Юлдаш" интернат-йорты белгечләре балачактан ук инвалид калган Елена Лаврентьева янына бара.
2 октябрьдә - "Ветераннар янәшә яши". Чистай медицина училищесы студентлар-волонтерлары концерт программасы оештырды.