Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәре Агросәнәгать колледжы актлар залында чираттагы күчмә семинар-киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы хезмәт һәм халыкны социаль яклау Министрлыгы, квалификация үсеше региональ агентлыгы һәм Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылды.
Чарада Пенсия фонды, Хезмәт инспекциясе, салым хезмәте, эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре катнашты. Семинар белән квалификация үсеше региональ агентлыгы җитәкчесе Вячеслав Скворцов җитәкчелек итте.
Семинар-киңәшмәдә күптөрле темалар каралды. Чарада булдылар 90 артык Түбән Кама оешмалары вәкилләре катнашты. Эш барышында катнашучылар кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.