Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре өлкәннәр Көненә багышлап бәйрәм чарасы оештырды

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлекчәсе социаль педагоглары Наталья Бахтигареева һәм Ольга Бывальцева яшь социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә күчмә концертыоештырды һәм уздырды

Балалар рәхәтләнеп чыгыш ясадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Тамашачылар үз чиратында бик теләп кечкенә артистларга кушылды, җырлар җырладылар.

Ахырдан өлкәннәргә хәйриячеләр акчаларына булдырылган бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International