"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Салават күпере" клубы әгъзалары өчен "Экологик сукмакта очрашу" дигән уен-сәяхәт үткәрде.
Чарада катнашучылар экология төшенчәсе белән таныштылар, дискуссияләр һәм викторинада катнаштылар.
Очрашу ахырында балалар үз куллары белән "Кояшлы агач" аппликациясын ясадылар.