Бүген, 28 сентябрьдә, Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы тыл хезмәтчәне Минесафия Багавиевага 90 яшь тулды.
Бу тантаналы көнне юбилярны котларга Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районында социаль яклау бүлеге башлыгы Гүзәл Каюмова килде.
Алар үзләренең иң ихлас һәм җылы теләкләрен җиткерде. Шулай ук, РФ Президентыннан котлау открыткасы, бүләк, күчтәнәчләрен тапшырды.