Бүген Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан чаралар оештырылды.
Шулай итеп, "Шатлык" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге пенсия яшендәге гражданнарга Татарстан Республикасында хезмәт базарында эшсез гражданнар өчен социаль адаптация буенча дәүләт хезмәте күрсәтте.
Шунысын да әйтергә кирәк, барлык катнашучылар да компьютер базасында булган актуаль вакансияләр белән таныштылар.