"Рассвет" үзәге белгечләре өлкән буынга хөрмәт тәрбияләгә акция үткәрде

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" республика акциясе кысаларында Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Аграр көллияте волонтерлары белән берлектә "Ветераннар янәшә яши".акциясе үткәрде.

Чараның максаты булып өлкән буынга карата хөрмәт тәрбияләү торды.

Акция кысаларында өлкәннәргә йорт яны территориясен җыештыру, яшелчә бакчаларын тәртипкә салу ярдәме күрсәтелде.

Социаль белгеч Ләйсән Вәлиева сүзләренчә, өченче буын вәкилләре канәгать калды һәм рәхмәтен белдерде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International