Зәйдә яшь гаиләләр яңа туган балалары өчен кирәкле әйберләрне прокатка ала ала

2026 елның 7 апреле, сишәмбе

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне бушлай прокатка бирү буенча махсуслаштырылган пункт эшен дәвам итә. Бу инициатива «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм яшь гаиләләргә ярдәм итүгә, шулай ук төбәктә демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлдерелгән.

Ярдәмне алу хокукы социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган категория гражданнарга бирелә. Алар исәбенә 25 яшькә кадәрге югары һәм урта һөнәри учреждениеләрнең көндезге бүлекләре студентлары керә, әмма ата-аналарның икесе дә көндезге формада белем алу шарты белән. Шулай ук бу хезмәтне әнисе һәм әтисенең яше 30 яшьтән артмаган күпбалалы гаиләләр дә ала ала. Моннан тыш, прокаттан ялгыз ата-аналар – баланы мөстәкыйль тәрбияләүче аналар яки әтиләр файдалана ала.

Ярдәм алу өчен мөрәҗәгать итүчегә Россия Федерациясе гражданлыгы, Зәй районы территориясендә даими теркәлү, балага законнарда билгеләнгән пособие алу, шулай ук салым түләүләре буенча бурычлары булмау зарур.

Прокат пункты ассортиментына сабыйны карау һәм аның уңайлылыгын тәэмин итү өчен кирәкле берничә төр товар керә.

Әле күптән түгел генә прокат пункты хезмәтеннән Зәй районында яшәүче күпбалалы ана Гөлназ Закирова файдаланган. Үзенең өченче баласы өчен хатын-кыз коляска-трансформер һәм ходункилар алган. Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, мондый мөрәҗәгатьләр ешрак була бара, бу проектның кирәклеген күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International