Яр Чаллыда “Эш бирүчеләр клубы”ның чираттагы утырышы узды

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре 2017 елның 26 сентябрендә “Эш бирүчеләр клубы”ның чираттагы утырышын үткәрделәр. Аның эшендә шәһәрнең 13 оешмасыннан вәкилләр катнашты.

“Клуб”ның утырышын директор урынбасары  Хузиева Эльмира Мансур кызы ачты. Ул эш бирүчеләргә түбәндәге мәгълүматны җиткерде: шәхси теркәлгән эшсезлек күрсәткечләре, хезмәт  базарында күп соралган һөнәрләр,  киеренкелек коэффициенты, хезмәт  базарында кысырыклауны булдырмау, хезмәткәрнең хокукларын бозу очраклары билгеле булганда, аларны яшермәү.  Эшсезлек күрсәткеченең түбән булуын әйтте, алга таба хезмәттәшлек итүнең кирәклеген ассызыклады.

Алга таба социаль иминият фондының баш хисапчысы Хафизова Г.Р. чыгыш ясады. Ул иминият фондына тапшырыла торган хисапнамәдәге үзгәрешләрне әйтеп үтте. 2018 елда кертелүче “Электрон хаста кәгазьләре “ пилот проекты  турында әйтеп үтте. Бу проектның барлык уңай якларына  басым ясады һәм эш бирүчеләргә “Электрон хаста кәгазен” кертү буенча өстәмә  мәгълүмат җиткереләчәген әйтте.

Балябин Ю.А.  – КБАО ОБО  “Регионара кадр үзәге” директоры “Эш янәшә” порталының презентациясен үткәрде. “Эш янәшә” порталы – ул пилот проект, аның ярдәмендә регионда инвестицион климат яхшыра, ул ТОСЭРның ихтыяҗларын күздә тотып ясалды, үз чиратында хезмәт күрсәткечләрен  арттыруга һәм халыкның тормышын баетуга ярдәм итәчәк. Бу проект -  икътисадны кадрлар белән  тәэмин итүче , белемле хезмәткәрләр табарга  ярдәм итүче, халыкка социаль терәк булучы, комплекслы укыту һәм өстәмә укытуның уникаль мөмкинлекләрен ачучы бушлай корал  булып тора.

Клубның эшен мәшгульлек үзәге белгечләре дәвам итте, алар үзәк тәкъдим иткән мәшгульлекнең актив формалары турында сөйләделәр. Бу программаларда катнашучы эш бирүчеләргә аларның нинди файда китерүен аңлаттылар. Эшкә урнаштыру бүлеге башлыгы – Могилевская Л.М. РФ Хезмәт кодексындагы үзгәрешләр хакында сөйләде, эш бирүчеләрнең хезмәткәр белән төзелүче килүшеләрне ничек дөрес тутыру, хезмәткәр үз теләге белән эштән киткәндә кыскартылган очракта  аларга бирелүче белешмә-кәгазьләрне дөрес тутыруны аңлатты. Ул белешмә-кәгазьләрнең мәшгульлек үзәге өчен икәнлеген әйтте. Шулай ук әшкә җибәрелгәдә тутырылучы кәгазьләрнең дөреслегенә игътибар итәргә кушты, аларның эшсез гражданнарга шәһәр оешмаларына эшкә урнашу өчен бирелгәнен аңлатты.

Эш бирүчеләр үз чиратларында ясалган чыгыш, тематикалары буенча сораулар бирделәр һәм алга таба хезмәттәшлек итәргә теләүләрен белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International