Россия халыклары бердәмлеге, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балта эше остаханәсендә традицион рус мәдәнияте һәм көнкүреше символы булган агач кәрзин ясау дәресе узды.
Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар педагоглар һәм ата-аналары белән бергә «Куян йорты» әкиятенә нигезләнгән курчак спектаклен куйдылар. «Безнең тирәдә һөнәрләр» программасы кысаларындагы чара Бөтендөнья театр көненә багышланган иде.
30 мартта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече балигъ булмаган балалар өчен профилактик чара үткәрде. Чара яшүсмерләрнең хокукый грамоталылыгын формалаштыруга, шулай ук мәдәни мирас объектларын саклау өлкәсендә хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Бу җырлар сугышта җырланган» дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Чара Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә компьютер белеме буенча практик дәрес узды. Социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар, «Яндекс карталар» сервисы мөмкинлекләреннән файдаланып, виртуаль туристларга әверелделәр.
27 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.
«Ата-аналар кунакханәсе» социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 27 мартта Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина «Социаль челтәрләрдә яшүсмер: мошенниклардан һәм кибербуллингтан ничек сакланырга» дигән чара үткәрде.
Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөһим вакыйга булып узды. Көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен чираттагы дәрестә шәфкатьлелек диалогы оештырылды.
Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Россия халыклары кухнясы» кулинар конкурсы узды. Балалар төрле халыкларның гореф-гадәтләрен белеп кенә калмадылар, үзләре дә тәмле ризыклар әзерләделәр.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үз эшләрендә Интернет челтәрендә куркыныч тотышны профилактикалауның инновацион ысулын кулланалар. Үз эшчәнлекләрендә алар «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» өстәл уенын куллана башлаганнар, ул балалар өчен аңлаешлы формада Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итә.