Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә мөһим вакыйга булып узды. Көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен чираттагы дәрестә шәфкатьлелек диалогы оештырылды.
Чара игелек һәм үзара ярдәм турында мөһим сөйләшүдән башланды. Оештыручылар белән бергә волонтерларның кемнәр икәнлеге, ярдәмгә риясыз килергә әзер булган кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Социаль хезмәтләр алучылар зур кызыксыну белән «Волонтер булу – шәп» презентациясен карадылар һәм волонтерлык хәрәкәте символлары белән таныштылар.
Практикада иреклелекнең асылын тою өчен, төркемдә катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучы солдатлар өчен маскировка челтәрләрен үрүдә ярдәм итте.
Чарада катнашучылар шулай ук якташлары, МХО катнашучысы Игорь Гутаров белән очраштылар. Кунак үзенең сугышчан иптәшләре турында сөйләде, ә тыңлаучылар аңа сораулар бирделәр.
Чара Печище авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә оештырылды.