Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тормыш иминлеге нигезләре буенча дәресләр кысаларында «Кышкы сәфәрләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән мәгълүмат сәгате узды.
Дәрес номерлар буенча рәсемнәр төзүдән башланды. Тәкъдим ителгән биремне уңышлы үтәгәч,катнашучылар балаларның кышкы чорда ничек ял итүләрен күрделәр. Тәрбияче Виктор Лифановның сорауларына җавап биреп, балалар елның бу чорындагы һава шартларын искә төшерделәр. Саф һавада йөрү һәм уеннар чыннан да күңелле булсын өчен, тәрбияләнүчеләр уен формасында елның салкын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйттеләр. Төркемнәргә бүленеп, алар кызыксынып тәкъдим ителгән танып белү рәсемнәрен карадылар, үз җавапларын дәлилләп, куркыныч һәм куркынычсыз ситуацияләрне аера белүдә күнегүләр ясадылар. Үткән материалны ныгыту өчен, балалар игътибар белән берничә видеоролик карадылар.