Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган дәресләр кысаларында Алексеевск районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приютында А. Бартоның хәрби тематикалы «На заставе» әсәрен уку оештырылды. Чара чик буе гаскәрләре турындагы белемнәрне киңәйтүгә, шулай ук үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Дәрес А. Бартоның «На заставе» әсәрен укудан башланды. Балалар малайның эш-гамәлләренә бергәләп бәя бирделәр. Мәгълүмат блогында тәрбияче Виктор Лифанов балаларга чик буе гаскәрләре солдатларының җаваплы һәм мактаулы хезмәте турында сөйләде. Армия тормышы атмосферасына чуму өчен, балаларга конструкцияләүдә актив катнашырга тәкъдим ителде. Үзара вазыйфаларны мөстәкыйль бүлешеп, яшь яклаучылар уртак көч белән чик баганасы ясадылар һәм урнаштырдылар, тәртип бозучыларны ачыклау буенча дозор алып баруда күнегүләр ясадылар.
Тәрбияләнүчеләр чик буе хезмәте турында үз күзаллауларын киңәйттеләр, Ватанны саклаучыларның батырлыгына, кыюлыгына инандылар.