ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

1 декабрьдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Кызыл тасма» акциясе узды. Ул Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган.

Спорт-сәламәтләндерү тәрбиясе дәресләре кысаларында 1 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында «Кышын һәм җәен спорт» дидактик уены үткәрелде.

Район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концерт башланыр алдыннан район башлыгы Аяз Шәфигуллин МХО зонасында хезмәт иткән һәм хезмәт итүләрен дәвам иткән якташларының хатыннары һәм әниләре белән очрашты. Район башлыгы аларга иң изге теләкләрен җиткерде.

Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Хезмәт күрсәтү графигын формалаштырудан алып социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программасын үтәүгә кадәр чикләрдә өйдә хезмәт күрсәтүне тәэмин итү эшләрен оештыру» дигән тартмалы чишелешне кертү буенча федераль проект кысаларында эш тәмамланды.

Арча районының «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яшь ярымга кадәрге сабыйлар өчен беренчел кирәкле әйберләрне прокатка бирү пункты эшли. Бу инициатива матди кыенлыклар кичерүче гаиләләрдә балаларны тәрбияләү өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итә, яшь ата-аналарга, гаилә бюджетын артык йөкләмичә, сабый турында кайгыртуны яхшырак башкарырга мөмкинлек бирә.

Әниләр көнендә Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр әниләре өчен концерт әзерләде. Балалар күңелгә үтеп керерлек җыр башкардылар, шигырьләр, биюләр әзерләделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындагы «Арт-фантазия» түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр кул эшләре ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 декабреннән 30 декабренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).


29
ноябрь, 2025 ел
шимбә

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Биектау районында яшәүче хатын-кызны якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады. Эльвира Шәвәлиева ире Радик белән биш бала тәрбиялиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International