Минзәләдә тартмалы чишелешне гамәлгә кертү йомгаклары буенча киңәшмә уздырдылар

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

Минзәлә муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Хезмәт күрсәтү графигын формалаштырудан алып социаль хезмәт күрсәтүнең индивидуаль программасын үтәүгә кадәр чикләрдә өйдә хезмәт күрсәтүне тәэмин итү эшләрен оештыру» дигән тартмалы чишелешне кертү буенча федераль проект кысаларында эш тәмамланды.

28 ноябрьдә үзәкнең эш төркеменең проект җитәкчесе Светлана Котенкова белән йомгаклау киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә ике айлык эш нәтиҗәләре ясалды, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хисап эшчәнлеге буенча эшләнгән документлар тәкъдим ителде, учреждениенең норматив актларына кертелгән үзгәрешләр яңгырады. Үзәк белгечләре һәм Светлана Котенкованың уртак эше нәтиҗәсендә алга таба куелган максатларга ирешү өчен кирәкле мөһим мәсьәләләр ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International