1 декабрьдә Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Кызыл тасма» акциясе узды. Ул Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган.
Чара барышында тернәкләнүчеләр символның барлыкка килү тарихы турында белделәр һәм СПИД проблемасына багышланган танып белү видеофильмын карадылар. Акция кызыл тасмалар ясау белән тәмамланды, алар белән балалар СПИДсыз тормышны символлаштырган агачны бизәделәр.
Чараның максаты – сәламәтлекнең кыйммәтен, ВИЧ-инфекция таралуга каршы көрәшнең мөһимлеген һәм бу диагноз белән яшәүче кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт кирәклеген искәртү.