Район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Концерт башланыр алдыннан район башлыгы Аяз Шәфигуллин МХО зонасында хезмәт иткән һәм хезмәт итүләрен дәвам иткән якташларының хатыннары һәм әниләре белән очрашты. Район башлыгы аларга иң изге теләкләрен җиткерде.
Тантаналы чарада сәхнәгә күпбалалы гаиләләр дә менде. Солистлар һәм районның иҗат коллективлары тамашачыларга матур чыгышлар бүләк иттеләр.