Инвалидлар декадасы кысаларында Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютындагы «Арт-фантазия» түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр кул эшләре ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
Күңелле шартларда балалар иҗат белән шөгыльләнделәр. Алар үзләре агач эшләнмәләрен җыйдылар һәм аларны акрил маркерлар белән буядылар. Кул эшләре мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырылачак.