ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында фетрдан чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Чараның максаты – ата-аналарны балалар белән бергә эшчәнлеккә җәлеп итү, фетр белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру.

23 декабрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютындагы яшүсмерләр өчен Лаеш техник-икътисад техникумына һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясе оештырылды.

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау яшьләр формированиеләре үзәге белән берлектә, көндезге тору төркеменә йөрүче яшьләр өчен йомгаклау бәйрәм дәресе оештырдылар.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Казанның IT-паркында булдылар. Экскурсия ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов һәм аның командасы, шулай ук IT-парк генераль директоры Руслан Власов ярдәмендә оештырылды.

Һәрбер эшчәнлек өлкәсендә кеше компьютер технологияләрен актив куллана. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның күпчелеге башка балалар белән беррәттән гомуми белем бирү мәктәпләрендә компьютерда эшләргә өйрәнә яки түгәрәкләргә йөри алмый.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе Азалия Яфясова 25 декабрьдә Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә катнашты.


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

«Бердәм Россия» белән минем карьерам» проекты кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә «Уңышлы хатын-кызның стратегиясе һәм тактикасы» хатын-кызлар клубы очрашуы узды. Чараның темасы – «Хокукый әлифба – яңа өметләр».

«Туган ил сулышын саклыйбыз» грант проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә татар мәдәниятенә багышланган чаралар узды.

Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Яңа ел һәр йортка» дип аталган чара узды. Азнакай шәһәренең «Кеше» инициатив волонтерлар төркеме Яңа ел тамашасын оештырды.

Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында мәгълүмати эш алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International