Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында фетрдан чыршы уенчыклары ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Чараның максаты – ата-аналарны балалар белән бергә эшчәнлеккә җәлеп итү, фетр белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру.
Мастер-класс барышында энә, кайчы белән куркынычсыз эшләү кагыйдәләре искә төшерелде. Практик эшчәнлек барышында төсне, стильне билгеләргә, чыршы уенчыгы ясарга тәкъдим ителде. Уенчыкны чигү элементлары белән бизәделәр.
Барысы да башкарылган эштән канәгать калды. Ата-аналар һәм балаларның уртак иҗаты үзара мөнәсәбәтләрне ныгыта.