Волонтер студентлар мөмкинлекләре чикле балаларга компьютер үзләштерергә булышалар

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Һәрбер эшчәнлек өлкәсендә кеше компьютер технологияләрен актив куллана. Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның күпчелеге башка балалар белән беррәттән гомуми белем бирү мәктәпләрендә компьютерда эшләргә өйрәнә яки түгәрәкләргә йөри алмый.

Бу проблеманы хәл итүне Арча педагогика көллиятенең волонтер студентлары үз өстенә алды. Дәресләр барышында студентлар һәр балага, аның мөмкинлекләренә һәм осталыкларына карап, индивидуаль караш төзиләр.

Тернәкләндерү үзәгендә билгеләп үтелгәнчә, мәгълүмати технологияләр мөмкинлекләре чикләнгән баланы килеп туган проблемалардан коткара алмый, әмма элек билгеле булмаган белем һәм күнекмәләр алу, яңа виртуаль аралашу формаларын үзләштерү мондый балаларга үз көчләренә ышаныч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International