«Астра» үзәге тәрбияләнүчесе матбугат конференциясендә катнашты

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчесе Азалия Яфясова 25 декабрьдә Казан Кремлендә узган матбугат конференциясендә катнашты.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының 1 курс студенты Рөстәм Миңнеханов белән туры эфирда зур сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары белән җырлау, шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән талантлы балаларга ярдәм итү хыялы белән уртаклашты. Инвалид булган кыз мондый балаларны укыту үзенчәлекләрен аңлый һәм остаз булырга планлаштыра.

Азалия белән бергә туры эфирга шулай ук социаль адаптация бүлеге мөдире Миләүшә Гатина һәм «Астра» үзәге директоры Галина Калашникова чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International