ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2025 ел
җомга

17 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Икенче старт» махсус номинациясендә федераль этап катнашучылары өчен халык тавыш бирүе уза.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2025 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр техник сәбәпләр аркасында Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүче аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләрен һәм пенсионерларны шифаханә-курорт дәвалану (шифаханә-курорт дәвалануга юлламалар һәм шифаханә-курорт дәвалануга электрон сертификатлар) мәсьәләләре буенча кабул итү Министрлыкта гамәлгә ашырылачагы турында хәбәр итә (Казан шәһәре, Волгоград ур., 47 йорт, 101 нче каб.).

19 сентябрьдә Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары махсус хәрби операциядә катнашучы В. Шатрилов белән очрашты. Чарада шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ләйсән Хәйруллина социаль хезмәт алучылар өчен «Өйдә бәхетле кеше бәхетле» дигән тематик әңгәмә үткәрде.

17-19 сентябрь көннәрендә Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәгендә инвалид яшьләр өчен һөнәри күнекмәләрне үстерүгә һәм карьера үсешенә багышланган «Омтылыш: карьера турында» карьера сессиясе узды.

18 сентябрьдә Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр «Ышаныч телефоны» танып-белү сәгатендә катнаштылар. Чара «2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.

22-24 сентябрьдә Казанда «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабы узачак. 

19 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә менталь һәм физик тайпылышлары булган яшьләр арасында мини-футбол буенча «Фидакарьлек кубогы» турниры узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ләйсән Хөсәенова көндезге тору төркемендә «Бармак белән йомшак келәм бәйләү» темасына дәрес үткәрде.

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй үзәк район хастаханәсе белән актив хезмәттәшлек итә, ерак авыл территорияләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне комплекслы медицина тикшерүе узу өчен медицина оешмасына илтүне тәэмин итә. Чаралар «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International