12 декабрьдә «Энергетик» мәдәният сарае базасында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары «Ачык канатлар» төбәк конкурсында катнаштылар. Чара мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле кешеләрне җәлеп итүгә һәм ачыклауга юнәлдерелгән иде.
Фестивальдә төрле техникада кулдан эшләнгән әйберләр тәкъдим ителде. Барлык катнашучыларга дипломнар, татлы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чарада «Изгелек» үзәгеннән алты кеше катнашты.