Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә коррекция-үстерү программасы белән комплекслы төркемле дәресләр үткәрелә. Когнитив, эмоциональ һәм сенсор өлкәләрне саклап калуга юнәлдерелгән төрле техника, методика, күнегүләр һәм интеллектуаль уеннар кулланыла.
Бу юлы Ванира Гыйльманова социаль хезмәтләр алучылар өчен гадәти булмаган материал – эре шырпылар кулланырга булды. Социаль хезмәтләр алучылар зур кызыксыну һәм энтузиазм белән эшкә кушылдылар, алар алдына куелган бурычларны хәл итүнең төрле вариантлары һәм юллары турында фикер алыштылар.