«Опека» үзәге күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең сыйфатын контрольдә тота

2025 елның 12 декабре, җомга

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре озак вакытлы карау пакетына кергән социаль хезмәтләрнең сыйфатын һәм үз вакытында күрсәтелүен тикшереп торуны дәвам итәләр.

Эш барышында килү графикларын, социаль хезмәткәрләр тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын, килү дәфтәренә язылучы язмаларны, хисап документларының булу-булмавын һәм туры килүен, клиентлар белән акчалата исәп-хисапны рәсмиләштерүнең дөреслеген, күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең индивидуаль программаларда күрсәтелгәннәргә туры килүен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International