Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Буа районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дигән интеллектуаль уен узды. Уенда ике команда катнашты. Уенчылар төрле категорияләр буенча сорауларга җавап бирделәр: тарих, география, математика, биология, әдәбият. Тәрбияче Альбина Казакова шулай ук тамашачыдан махсус сораулар һәм атаклы кара тартма әзерләгән иде.
Командалар сорауларга уңышлы җавап бирделәр һәм лаеклы урыннарын алдылар.
Мондый чаралар нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнар үзләре өчен күп яңалыклар ача, тәнкыйди фикерләү, командада эшләү сәләтен яхшырта.