Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 43 475 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:
- 22,9 % сәнәгатьтә (10 мең эш урыны);
- 12,3 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5,3 мең эш урыны);
- 8,6 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (3,7 мең эш урыны);
- 5,9 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,5 мең эш урыны);
- 5,6 % транспортта (2,5 мең эш урыны);
- 1,3 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,6 мең эш урыны);
- 0,9 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,4 мең эш урыны);
- 42,5 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (18,5 мең эш урыны).
Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 135 татарстанлы теркәлгән.